Позицион үзгәрешләр

Позицион аваз үзгәрешләре – авазларның сүздәге урынына, позициясенә (сүз башында, яки ахырында, басымлы яки басымсыз иҗектә) бәйле үзгәрешләр. Төрләре: редукция, протеза, эпентеза, апокопия һ.б.

Проклиза күренеше – кайбер очракларда бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә килгән ике сүзнең (еш кына ул мөстәкыйль сүз һәм ярдәмлек сүз яки кисәкчә була) берсе басымсыз калырга, һәм шуның исәбенә икенче сүзнең басымы көчәергә мөмкин. Әгәр басымсыз сүз алдан килсә, ул проклитик сүз (проклиза күренеше) була.

Энклиза күренеше – кайбер очракларда бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә килгән ике сүзнең (еш кына ул мөстәкыйль сүз һәм ярдәмлек сүз яки  кисәкчә  була)  берсе  басымсыз  калырга,  һәм  шуның  исәбенә    икенче сүзнең басымы көчәергә мөмкин. Әгәр басымсыз сүз ахырдан килсә – энклитик сүз (энклиза күренеше) була.

Протеза – абсолют сүз башында аваз өстәлү: шляпа-эшләпә.

Эпентеза – фонетик һәм морфонологик шартларга бәйле рәвештә сүздәге ике аваз арасында башлангыч формада булмаган аваз пәйда булу. Татар телендә алынма сүз кабул иткәндә, әгәр алынма сүзнең башында ике янәшә тартык булса, шулар арасына сузык аваз өстәлү: бревно-бүрәнә. 

Эпитеза – алынма сүз кабул иткәндә, алынма сүзнең ахырында ике янәшә тартык булса, шуларның ахырына сузык аваз өстәлү: Омск-Омски.

Сүз башында [а] сузыгы иренләшеп әйтелә [аº], сүз ахырына таба аның иренләшүе кими бара. Бу да позицион үзгәрешләрнең бер төре буларак карала. 

Сузык авазлар, басымсыз иҗектә килгәндә, беркадәр үзгәрәләр. Бу күренеш редукция дип атала. Ул ике төрле булырга мөмкин: тулы редукция. Сузыклар бөтенләй төшеп калалар: халык – халкым, һәм өлешчә редукция. Сузыклар кыскарак әйтеләләр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий