Комбинатор үзгәрешләр - авазларның
бер-берсенә тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә торган үзгәрешләр.
Комбинатор үзгәрешләр үзләре өч төрле
булалар: аккомодация (җайлашу), ассимиляция (охшашлану), диссимиляция (охшашсызлану).
Аккомодация
Аккомодация – төрле табигатьле авазларның бер-берсенә
җайлануы, сузыкларның тартыкларга, тартыкларның сузыкларга тәэсире нәтиҗәсендә
барлыкка килә торган аваз үзгәрешләре.
I. Сузык авазларның
тартыкларга тәэсире:
1.
Сузык авазлар тәэсирендә барлык
тартыклар калын һәм нечкә вариантта килә алалар: тор – төр, кул – күл, җыр – җир.
2. Иренләшкән
сузыклар янында тартыклар беркадәр иренләштереп әйтелә: кил – кул, шәм – шом,
сал – сул.
3. [п]
[к] [қ] тартыклары ике сузык уртасында яки сузык аваз һәм [р] сонанты арасында
килгәндә, үзләренең яңгырау парлары [б] [г] [ғ] белән алыштырыла: сап – сабы,
тап – таба, как – кага. Бу күренеш тартыклар
чиратлашуы дип атала.
II. Тартык авазларның
сузыкларга тәэсире:
1. Ирен-ирен
тартыклары тәэсирендә [а] авазының иренләшү төсмере көчәя: [баобай], [баошак], [маотур].
2. Тел
алды тартыклары тәэсирендә арткы рәт сузыклары беркадәр алдарак әйтеләләр: җыр,
чана, чыршы.
3.
Кече тел (увуляр) тартыклары
тәэсирендә алгы рәт сузыклары калынрак әйтеләләр: кәлтә - [мәқәл], Кәримә - [қәнәғәт].
4. Борын
авазлары тәэсирендә сузыклар беркадәр борын төсмере белән әйтеләләр
(назальләшәләр): кунак, нарат, таң.
Ассимиляция
Ассимиляция – авазларның бер-берсенә
охшашлануы.
Сузыклар ассимияциясе
Бу күренеш ике төрле була:
- Сингармонизм (бер сүз эчендә). Аның ике төре бар: рәт гармониясе - бер сүз эчендә сузыкларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы: чирәмлектә, агачлар, ирен гармониясе иренләшкән сузык авазларның үзләреннән соң килгән сузыкларны иренләштерүенә әйтелә:[болот], [төтөн].
- Сандхи/элизия (ике сүз арасында): бара ала [баорала], кара әтәч [қаорәтәч]
Сүзләрнең рәт
гармониясенә буйсынмау очраклары:
1. Кушма сүзләр
|
төньяк,
тимераяк
|
2. Алынма сүзләр
|
китап, ахири,
кино
|
3. Сыйфатта кимлек дәрәҗәсе - су кушымчасы
|
зәңгәрсу
|
4. Сорау кисәкчәсе -мыни
|
ардыңмыни?
|
5. Кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә,
калын кушымчалар ялгана
|
миңа, сиңа
|
Сингармоник паралельләр бер үк тамырга караган, бары рәт
гармониясе буенча аерыла торган сүзләр. мәгънә ягыннан аерылган балакай – бәләкәй, сыпыра – себерә. мәгънә
ягыннан аерылмаган акрын – әкрен, ата –
әти.
Тартыклар ассимиляциясе
1. Яңгыраулыкта-саңгыраулыкта
ярашу (прогрессив ассим.): төн-нәр, кыш-тан.
2.
Борын ассимиляциясе (прогрессив
ассим.): болын-нар, урман-нар.
3.
Ирен ассимиляциясе (регрессив
ассим.): унбер [умбер], син матур [симматур].
4.
Тел арты һәм кече тел
ассимиляциясе (регрессив ассим.): алдынгы [алдыңгы], иртәнге [иртәңге].
5. [з] [с] авазларына тәмамланган сүзләргә [с] [ч] авазларына башланган
кушымчалар ялганса, яки сандхи очрагында бу авазлар [ч] [җ] [ж] [ш] авазлары
белән очрашса, регрессив ассимиляция барлыкка килә: кыз + чык [қыччык], сүз +
чән [сүччән].
Диахроник ассимиляция - тарихи процесс, аның нәтиҗәсендә, авазлар чиратлашып, яңа кушымчалар барлыкка килгән: урман – лар › урманнар; күп – дән › күптән. Язуда чагылыш таба.
Синхроник ассимиляция - җанлы сөйләмдә авазларның охшашлануы: тот – ып › [тотоп]; тоз – сыз › [тоссос]; унбер › [умбер]. Сөйләм стилендә орфоэпик норма буларак.
Диссимиляция
Диссимиляция – сүздә әйтелеше ягыннан охшаш яки
якын булган ике авазның берсе алышыну күренеше: [калидур] < коридор,
[транвай] < трамвай.
Комментариев нет:
Отправить комментарий