Татар телендә аваз үзгәрешләре


Авазларның әйтелешендә өч момент була:
1.  Экскурсия (авазны әйтүгә хәзерлек).
2.  Тукталыш (авазны әйтү).
3.  Рекурсия (сөйләм органнарының яңадан үз хәленә кайтуы).

Сөйләм процессында бер авазның рекурсиясе икенче, аннан соң килә торган авазның экскурсиясе белән кушылып китә. Авазлар бер-берсенә тәэсир итәләр, төрле аваз үзгәрешләре барлыкка килә. 

Сөйләмдә авазлар бер-берсенә ялганып, тоташ агым булып баралар. Шуңа күрә авазларда төрле үзгәрешләр була. Бу үзгәрешләрне, ни сәбәпле булуларыннан чыгып, ике төргә бүләләр: комбинатор һәм позицион үзгәрешләр. 


Терминнар:
Аккомодация – төрле характердагы авазларның бер-берсенә җайлашуы, сузыкларның тартыкларга, тартыкларның сузыкларга тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә торган аваз үзгәрешләре.
Артикуляция – сөйләм органнарының нинди дә булса авазны әйткәндәге эшчәнлеге. Ул өч этаптан тора: экскурсия (авазны әйтүгә хәзерлек моменты), тукталыш (авазны әйтү), рекурсия (сөйләм органнарының яңадан үз хәленә кайтуы)
Ассимиляция – авазларның әйтелеш һәм яңгыраш ягыннан бер- берсенә охшашлануы.
Диссимиляция – авазларның охшашсызлануы. Авыр әйтелешле бертөрле авазларның берсен җиңелрәк әйтелешле икенче бер аваз белән алыштыру. Күбрәк гади сөйләмдә, алынма сүзләрнең әйтелешендә чагылыш таба.
Комбинатор аваз үзгәрешләре – төрле комбинацияләрдә килгәндә, авазларның бер-берсенә тәэсир итешү нәтиҗәсендә барлыкка килә  торган аваз үзгәрешләре (ассимиляция, аккомодация, диссимиляция).
Метатеза – ассимиляция яки диссимиляция нәтиҗәсендә авазларның, иҗекләрнең урыннары алышыну (азбар-абзар).
Редукция – басымсыз позициядә сузык авазларның үзгәрүе.
Сандхи – җөмләдә рәттән әйтелгән сүзләрнең алдагысы сузык авазга тәмамланып, аның артыннан килгәне дә сузык авазга башланса һәм әлеге сүзләр пауза белән бүленмичә, бер синтагма тәшкил итсәләр, чиктәш сузыклар бер-берсенә тоташып, берегеп әйтеләләр.
Саңгыраулашу – сүз азагында яки саңгырау тартыклар алдында килгәндә, кайбер яңгырау тартыкларның саңгырау парлары белән чиратлашулары (тозсыз [тоссос]).
Сингармонизм – сүз эчендә сузык авазларның рәт һәм иренләшү ягыннан ярашып, охшашланып килүе, сузыклар гармониясе.
Сингармоник парлар (сингармоник параллельләр) – этимологик яктан бер үк тамырга караган һәм бары тик рәт гармониясе буенча гына аерыла торган сүзләр.

Комментариев нет:

Отправить комментарий