Татар фонетикасының өйрәнелү тарихы

Татар теле фонетикасына караган беренче мәгълүматлар XVIII-XIX йөзләрдә басылган дәреслекләрдә чагылыш тапканнар. Бу дәреслекләр барысы да укыту максатларыннан язылганнар, Аларда төп игътибар русларга татар теле грамматикасын өйрәтүгә юнәлгән була. Грамматикаларга әлифба өйрәтүгә бәйле рәвештә фонетика бүлеге дә кертелә. Бу дәреслекләрдә аваз һәм хәреф аерылмаган була, татар телендә өч сузык барлыгы әйтелә.

XX йөз башында чыккан дәреслекләрнең фонетикага кагылышлы бүлекләрендә авазлар төркемләнә. К.Насыйри, Ш.Таһири, Г.Нугайбәк, М.Корбангалиев һ.б. татар телендә 10 сузык аваз барлыгын әйтәләр, Һ.Максуди Г.Ибраһимов, Ш.Әхмәдиев һ.б. татар телендә 6 сузык булганлыгын яклаганнар.

Фонетика буенча беренче мәгълүматларны С. Хәлфиннең 1778нче елда басылган “Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов” исемле әлифбасыннан табарга була. К. Насыйри авазларга классификация ясый, татар телендә ун сузык фонема булуын әйтә. В.В.Радловның “Төньяк төрки телләр фонетикасы” дигән хезмәте төрки телләрнең аваз төзелешен чагыштырып өйрәнү өлкәсендә зур әһәмияткә ия була. Анда татар фонетикасының бик күп мәсьәләләре тикшерелә: татар теленең авазлары башка төрки телләр белән чагыштырып бирелә, кайбер авазларның кулланылыш закончалыклары ачыклана, сингарманизм һәм басым мәсьәләләре тикшерелә. В.В.Радлов татар телендә 11 сузык, 23 тартык аваз саный.

Г. Алпаровның 1926 нчы елда басылган “Шәкли нигездә татар грамматикасы” хезмәтендә татар авазлары фәнни нигездә характерлана.

В.А. Богородицкий, Казанда Россиядәге иң беренче эксперименталь фонетика   лабораториясен   оештыра,   татар   теле   буенча  эксперименталь-фонетик   тикшеренүләр  үткәрә.   Сүзләрдәге  тон   хәрәкәтен   тасвирлый, авазларның озынлыгын, көчен тикшерә.

В.А.Богородицкийның идеяләрен аның шәкерте Г.Шәрәф дәвам итә. Ул авазларның артикуляция үзенчәлекләрен тикшерә; кимографик язмаларның графикларына таянып, төрле фонетик позицияләрдә авазларның озынлыклары ничек үзгәрүен билгели, басымның һәм иҗек төренең аваз озынлыгына тәэсирен ачыклый.

Р.Ф.Шакированың “Хәзерге татар теле фонетикасына кереш” (1954) хезмәте татар теленең авазларын тасвирлаган беренче монографик хезмәт булып тора. Биредә беренче тапкыр авазлар фонологик яктан карала башлыйлар, аваз үзгәрешләренең төрләре билгеләнә, интонациянең кайбер мәсьәләләре яктыртыла, татар телендә 12 сузык фонема булуын әйтә.

Ү.Байчура “Татар теленең аваз төзелеше” хезмәтендә фонемаларны аерып алу критерийлары бирелә, шулар нигезендә фонемалар составы ачыклана; рентген сурәтләре һәм палятограммалар ярдәмендә вокализм һәм консонантизм сурәтләнә; эксперименталь мәгълүматларга нигезләнеп , татар авазлары чуваш, хакас, казах һ.б. телләрнең авазлары белән чагыштырыла; аваз үзгәрешләре, тартыкларның акустик билгеләре, сүз басымының үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр карала; хезмәт ахырында  рентгенограммалар, палатограммалар, кимограммалар, таблицалар, схемалар рәвешендә бай иллюстратив материал бирелә.

1970 нче еллардан башлап татар теле фонетикасы буенча хезмәтләр Х.Х.Сәлимов эшчәнлеге белән бәйләнгән. Ул спектраль анализ методын кулланып, татар вокализмын тикшерә, татар сузыкларын акустик яктан тасвирлый, аваз үзгәрешләренең төрләрен ачыклый; автор тарафыннан татар теленең беренче орфоэпик сүзлеге төзелә, мәктәпләр һәм югары  уку йортлары өчен фонетика буенча кулланмалар языла.

Татар теленең тарихи фонетикасы буенча Л.Җәләй башлаган тикшерүләрне Л.И. Яфаров, В.Х. Хаков, Ф.М. Хисамова, Ф.Ш. Нуриева һ.б. дәвам итә.

Диалекталь фонетика буенча кызыклы күзәтүләр А.Бессонов, Г.Ахмаров, Л.Җәләй, Д.Г. Тумашева, Л.Т. Мәхмүтова, Г.Ф. Саттаров, Ф.Ю. Юсупов, Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Н.Б. Борһанова, Г.М. Сөнгатов һ.б. тарафыннан ясала.

Татар теленең графикасы, орфографиясе, орфоэпиясе мәсьәләләре Л.Җәләй, Х.Р. Курбатов, Б.М. Мифтахов, Р.А. Юсупов, Р.С. Абдуллина, И.М. Низамов, Г.С. Нуриев һ.б. хезмәтләрендә яктыртыла.

Татар фонетикасы хәзерге заман лингвистикасының казанышларына һәм бай традицияләренә таянып үсә бара.

Комментариев нет:

Отправить комментарий