Сузык авазлар – акустик яктан
тавыштан гына торалар, әйткәндә һава агымының сөйләм аппараты аша тоткарлыксыз
үтеп китүе нәтиҗәсендә ясалалар, иҗек төзиләр.
Хәзерге татар әдәби телендә 12 сузык аваз бар. Шуларның тугызы – татар теленең үз сүзләрендә, өч аваз рус теленнән кергән алынма сүзләрдә кулланыла.
Артикуляцион яктан
Артикуляцион яктан, әйтелешләре
буенча сузыклар түбәндәгечә төркемләнә:
- Телнең горизонталь хәрәкәтенә мөнәсәбәтле рәвештә татар сузыклары алгы рәт [ә] [э] [ө] [ү] [и] [э¯] һәм арткы рәт [а] [ы] [о] [у] [ы¯] [ō] сузыкларына бүленә.
Алгы рәт сузыклары – авыз куышлыгының алгы өлешендә ясала торган сузыклар, ягъни нечкә сузыклар.
Арткы рәт сузыклары – авыз куышлыгының арткы өлешендә ясала торган сузыклар, ягъни калын сузыклар.
- Телнең вертикаль хәрәкәтенә мөнәсәбәтле рәвештә сузыклар югары [у] [ү] [и] [ы¯], урта [о] [ө] [ы] [э] [ō] [э¯], түбән [а] [ә] күтәрелеш сузыкларына бүленәләр.
- Авазларны әйткән вакытта иреннәрнең катнашу- катнашмауларына карап, сузыклар иренләшкән [у] [ү] [о] [ө] [ō] һәм иренләшмәгән [а] [ә] [и] [э] [ы] [ы¯] [э¯] сузыкларга бүленәләр.
Акустик яктан
Акустик яктан, яңгырашлары ягыннан, микъдари озынлыкка карап, сузыклар чагыштырмача кыска [о] [ө] [ы] [э] һәм чагыштырмача озын [а] [ә] [у] [ү] [и] [ы¯] [э¯] [ō] сузыкларга бүленәләр.
Комментариев нет:
Отправить комментарий