Сузык авазлар
|
Тартык авазлар
|
[а] [ә] [у] [ү] [о][ө] [ы] [э] [и] [ō]
[ы] [э]
|
[б]
[п] [в] [w] [м] [ф] [д] [т] [н] [ң] [с] [з] [х]
[һ]
[ч] [ш] [щ] [ж] [җ] [л] [р] [й] [к] [қ] [г] [ғ]
[ц] [ﺀ]
|
Л.В. Щерба “Фонетика французского языка” (1963) дигән хезмәтендә
фонеманың табигатен түбәндәгечә аңлата:
“...җанлы сөйләмдә без уйлаганнан күбрәк төрле авазлар ишетелә, бу авазлар һәр аерым телдә чагыштырмача азрак сандагы аваз типларына берләшә. Алар мәгънә аеруда катнашалар һәм шул рәвешле кешеләрнең аралашуларына хезмәт итәләр... Без аларны фонема дип... бер үк фонеманың һәр аерым очракта әйтелә торган төрләрен фонема вариантлары дип атарбыз”.
Авазлар сузыкларга һәм тартыкларга
бүленәләр. Сузыклар һәм тартыклар арасында өч аерма бар:
- артикуляцион аерма: сузыкларны әйткәндә, үпкәдән килә торган һава агымы тоткарлыксыз үтә; тартыкларны әйткәндә, сөйләм аппаратының берәр урынында каршылыкка очрый, һава агымы көчлерәк тә була.
- акустик аерма: сузыклар тавыштан, гармоник һава тирбәнешләреннән торалар, тартыкларны әйткәндә шау да катнаша.
- лингвистик аерма: сузыклар иҗек ясаучы авазлар, тартыклар үзләре генә иҗек ясый алмыйлар.
Комментариев нет:
Отправить комментарий