Тулы фонетик анализ ясау тәртибе
- Сүз транскрипциядә иҗекләргә бүлеп языла, ябык һәм ачык иҗекләр күрсәтелә, басым куела.
- Басымның кайсы иҗеккә төшүе күрсәтелә.
- Сүздәге хәрефләр һәм авазлар саны күрсәтелә, хәреф белән аваз саны туры килүе (килмәве) билгеләнә.
- Сүздәге сузыклар күрсәтелә, характеристика бирелә. Сингармонизмның рәт гармониясе сакланганлыгы (сакланмаганлыгы) билгеләнә, ирен гармониясе күрсәтелә.
- Тартык авазларга характеристика бирелә, ассимиляция, чиратлашуның булу-булмавы күрсәтелә.
- Сүзнең әйтелеше һәм язылышы туры килү-килмәве билгеләнә.
Анализ үрнәге
Болын
- Болын [бо-лон], беренче иҗек - ачык, икенче иҗек - ябык.
- Басым икенче иҗеккә төшә.
- 5 хәреф бар: б, о, л, ы, н; 5 аваз бар: [б], [о], [л], [о], [н].
- Сузык авазлар: [о], [о] - арткы рәт (калын), урта күтәрелешле, иренләшкән, чагыштырмача кыска сузык, синграмонизм законының рәт һәм ирен гармониясенә буйсына.
- Тартыклар: [б] - ирен-ирен тартыгы, шаулы, саф йомык, яңгырау, саңгырау пары - п; [л] - тел-теш тартыгы, сонор, ярым-йомык, яңгырау, саңгырау пары юк; [н] - тел-теш тартыгы, сонор, борын, ярым-йомык, яңгырау, саңгырау пары юк.
- Әйтелеш белән язылыш туры килми: ирен гармониясе буенча, икенче иҗектә "ы" хәрефе [о] авазы булып әйтелә.
Комментариев нет:
Отправить комментарий