Просодик элементлар


Просодика – фонемаларны бер-берсенә бәйләп, алардан җөмләләр оештыру өчен аларга өстәлә торган фонетик чаралар җыелмасы. 
Сүзнең просодикасы: иҗек, сүз басымы, ә җөмләнең просодикасы – интонация. Просодиканың компонентлары: тон югаралагы, озынлык, тавыш көче, пауза, тембр.

Иҗек

Иҗек - әйтелешнең минималь берәмлеге, ул сегмент һәм суперсегмент билгеләренең реальләшү урыны булып хезмәт итә. Бер сузык аваздан гына яки сузык янында килгән бер яисә берничә тартыктан тора. Ачык, ябык төрләре була. 
Ачык иҗек – сузык авазга тәмамланган иҗек. 
Ябык иҗек – тартык авазга тәмамланган иҗек.

Хәзерге татар телендә сигез төрле иҗек калыбы бар.
Иҗек калыплары – һәр телнең үзенә генә хас иҗек модельләре бар. Татар телендә 8 иҗек калыбы бар (С – сузык, Т – тартык): С, ТС, СТ, ТСТ, СТТ, ТСТТ – татар теленең үз сүзләрендә; ТТС, ТТСТ – алынма сүзләрдә.



Иҗек 
ачык иҗекләр
ябык иҗекләр
1. С: а-та, ә-би, ө-мә, а-ла
1. С + Т: ир, ат, аш, ал
2. Т + С: ба-ла, ка-ла, са-та
2. Т + С +Т: таш-лар, бар-ган
3. Т + Т + С: ста-кан
3. С + Т + Т: ант, урт, әйт-те

4. Т + С + Т + Т: дүрт, тарт,
шалт
С - сузык; Т - тартык
5. Т + Т + С + Т: трак-тор, шкаф, трам-вай



Басым

Сүз басымы ул сүзнең берәр иҗеген төрле юллар белән башкаларыннан аерып әйтү. Татар телендә сүз басымы башка телләр белән чагыштырганда көчсезрәк. Табигате буенча түбәндәгеләрне әйтеп була. Әгәр сүздәге сузыклар озынлык ягыннан бер төрле, я озын, якыска булсалар, һәм басым ахыргы иҗеккә төшсә, басымлы сузык һәрвакыт басымсызыннан озынрак була. Басым беренче иҗеккә төшсә, басымлы сузык басымсызыннан  көчлерәк була. Сыйфаты ягыннан басымлы сузык басымсызыннан аерылмый диярлек, татар телендә рус телендәге кебек сыйфат редукциясе булмый.

Татар телендә басым түбәндәге очракларда соңгы иҗеккә төшмәскә мөмкин: 1) II зат боерык фигыльләрдә басым беренче иҗектә була: языгыз, ташыгыз, утырыгыз; 2) Исемдә хәбәрлек кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: язучымын, укытучысың; 3) Фигыльдә кайбер зат-сан кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: китәрсең, эшләрмен; 4) Фигыльдә -ма/-мә юклык кушымчасы басымны алмый һәм үзеннән  үткәрми;
басым  фигыльдәге  юклык  кушымчасы  алдындагы  иҗеккә  төшә:  күрмәде, ташламагыз; 5) -мы/-ми сорау кушымчасы басымны үзенә алмый: күрдеңме? алдыңмы?; 6) Хәл фигыль ясагыч -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчаларына басым төшми: әйткәнче, барганчы; 7) Рәвеш ясагыч -дай/- дәй, -тай/-тәй, -ча/-чә кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар, басым алдагы иҗеккә төшә: төлкедәй, дусларча; 8) Хәзерге заман хикәя фигыльгә - лар/-ләр күплек сан кушымчасы ялганганда, басым кушымча алдындагы иҗеккә төшә: карыйлар, баралар, сөйлиләр; 9) Кайбер гарәп-фарсы алынма- ларында басым ахыргы иҗектә булмаска мөмкин: һәммә, ләкин, әлбәттә; 10) Соңгырак чорда рус теле аша кергән алынмаларда, шул телдәге басым саклана: трактор, телевизор.
Сөйләм агышында аерым сүзләр (еш кына ярдәмлек сүз яки кисәкчә янында), башка сүз басымы астына күчеп, үз басымын югалтырга мөмкин: Фонетик сүз составына кергән басымсыз сүз алдан килсә, ул проклитик сүз (проклиза): 1) гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре үзләренең алдында килгән исемнәр, саннар, алмашлыкларның басымын үзләренә алалар: син генә´, ике генә´; 2) Кайбер ияртүче һәм бүлүче теркәгечләрнең (гүя, ягъни, әгәр, я, яисә, яки) басымы аннан соң килгән сүзгә күчә: я син, я мин..; без, ягъни кешеләр...

Фонетик сүз составына кергән басымсыз сүз ахырдан килсә, ул энклитик сүз (энклиза): 1) гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре фигыльләр, рәвешләр, сыйфатлардан соң килгәндә, аларга чикләү төсмере бирә һәм, басымын югалтып, энклитикага әверелә: тиз генә, ал гына, яшь кенә; 2) Артыклык дәрәҗәсе ясый торган ап-, ямь, зәп-, көпә-, туп-, чалт-, шыр, җете, үтә, иң кебек кисәкчәләр сыйфатлар һәм рәвешләр алдында килеп, үзләренә басым кабул итәләр: иң оста, кып-кызыл, туп-туры, үтә´ матур; 3) Мөстәкыйль сүзләрдән соң килгән кайбер теркәгечләр (ки, да/дә, та/тә, ни – ни): килдем дә, алды´ ни, алмады ни; 4) Кайбер кисәкчәләр (бит, ич, ла/лә, ләбаса, да/дә, ук/үк): ба´р ич, күрдем ләбаса, таптым бит; 5) Кайбер модаль сүзләр (икән, кирәк, тиеш, соң): бара´ икән, шул кирәк, табарга´ тиеш; 6) Кайбер ярдәмче фигыльләр: килә´ иде, эшли´ тор, күрмәгән бул; 7) Парлы сүзләрдә икенче компонент басымсыз була: бала´-чага, хатын-кыз.

Интонация

Интонация – ул сөйләмнең ритмик-мелодик ягы, сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен аеру, синтаксик мәгънәләр белдерү, сөйләмгә субъектив мөнәсәбәт белдерү өчен хезмәт итә торган аваз чаралары җыелмасы. Интонация телдә ике функция башкара: коммуникатив, ул сөйләмне җөмләләргә бүлә, җөмлә төрләрен оештыруда катнаша, җөмләне синтагмаларга бүлә; эмоциональ, сөйләүченең халәтен, сөйләмгә  мөнәсәбәтен белдерә. Интонациянең компонентлары: тавышның көе, тавышның көче, сөйләмнең тизлеге, паузалар, тавышның тембры.

Комментариев нет:

Отправить комментарий