Тартыклар


Артикуляция ягыннан тартыклар

Артикуляцион яктан тартык авазлар түбәндәгечә төркемләнәләр:
  • ясалу урыны буенча: үпкәдән килүче һава агымына тоткарлык ясалган урынга карап: ирен-ирен [б] [п] [w] [м], ирен-теш [ф] [в], тел алды [д] [т] [ц] [с] [ч] [щ] [ш] [з] [ж] [җ] [н] [л] [р], тел уртасы [й], тел арты [к] [г], кече тел (увуляр) [қ][ғ] [х] [ң], йоткылык (фарингаль) [һ], бугаз (ларингаль) [].
  • ясалу ысулы буенча: һава агымына тоткарлыкның ни рәвешле ясалуына карап: йомык [б] [п] [д] [т] [ц] [г] [к] [қ] [], өрелмәле [ф] [в] [с] [ч] [ш] [щ] [з] [ж] [җ] [й] [х] [һ] [ғ] [w], ярымйомык [м] [н] [л] [ң], калтыраулы [р]. 

Каты аңкау – авыз куышлыгының өске алгы өлеше. Кайбер авазларны әйткәндә катнаша торган пассив сөйләм органы.
Кнаклаут – бугаз тартыгы (һәмзә).
Консонантизм   –    телнең    тартыклар   системасы,    тартыкларның үзенчәлекләре һәм үзара мөнәсәбәтләре.
Лабио-денталь – ирен-теш тартыклары.
Ларингаль – бугаз тартыгы (һәмзә тартыгы).
Увуляр тартык – кече тел тартыгы.
Фарингаль тартык – йоткылык тартыгы.
Фрикатив - өрелмәле.
Һәмзә - бугаз тартыгы.



Акустик яктан тавыш һәм шауның 

катнашу дәрәҗәсенә карап тартыклар



  • Сонор: [р] [м] [н] [й] [ң] [л] [w] (яңгырау);
  • Шаулы: яңгырау  –   артикуляция   вакытында   тавыш   ярылары тирбәлеп, тавыш өстәлеп әйтелә торган тартык авазлар: [б] [в] [д] [з] [ж] [җ] [г] [гъ]; саңгырау – артикуляция вакытында тавыш ярылары хәрәкәтләнми, шунлыктан тавыштан башка, шау ярдәмендә генә әйтелә торган тартыклар: [п] [ф] [т] [с] [ш] [ч] [к] [къ] [ц] [щ] [х] [һ] ['].

Комментариев нет:

Отправить комментарий