Дифтонглар


Дифтонг – ике сузык авазның бер иҗектә килүе.
Чын дифтонглар инглиз, алман телләренә, ә ялган дифтонглар татар һәм рус телләренә хас. Сузык аваз белән [й] яки [w] тартыкларының кушылмаларын ялган дифтонг дип атыйлар.
Ике төре бар: күтәрелмә (башта ярымсузык [й] яки [w] тартык авазы килә: [йа], [йу], [wа] һ.б.); төшерелмә (башта сузык аваз килә: [ай], [әй], [әw] һ.б.)

Күпчелек очракта дифтонглар 2 фонемадан тора һәм, сүзләргә кушымча ялганганда, җиңел таркала: [таw] - [та-wы].

Татар телендә бер сузык ике ярымсузык (й, w) белән килгән очраклар да бар, болар трифтонглар дип атала: [wай], [йый], [йаw], [йәw] һ.б.

Комментариев нет:

Отправить комментарий